Центральная детская библиотека

"Лаләләр – яз яме"

Лалә чәчәге – татар орнаментының төп мотивы.  Татар мәдәниятендә лалә чәчәгенең символик мәгънәләре күп: матурлык һәм эстетика, табигатьнең уянуы, яңарыш, бөек казанышларга омтылу.

20 мартта Балтач Үзәк балалар китапханәсендә "Салават күпере" клубының чираттагы мастер-классы булды. "Лаләләр – яз яме" дип аталган мастер-класста Балтач урта мәктәбенең 8-А сыйныф укучылары фоамираннан брошь ясадылар.