Центральная детская библиотека

“Гөл-чәчәкле җирем – Татарстан!”

2025 елда Татарстан Автономияле  Совет  Социалистик  Республикасы  (ТАССР) төзелүгә 105 ел тула.

Республикабыз тарихында булган истәлекле бәйрәм датасын каршылап, 20 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Гөл-чәчәкле җирем – Татарстан!” дип аталган тематик кичә үтте. Китапханәче Балтач урта мәктәбенең 8-А сыйныфы укучылары белән Татарстан Республикасы турында әңгәмә корды. Укучылар төпле белемнәрен күрсәтеп, республикабыз тарихы, мәдәнияте, халкына багышланган сораулардан торган башваткыч чиштеләр.