“Китап + Гаилә = Якын дуслар” (“Книга + Семья = Добрые друзья”)
Китап – үзе барлыкка килгән чорлардан алып, кешелек өчен тормыш көзгесе, белем чишмәсе, зирәк юлдаш, акыллы киңәшче һәм ышанычлы сердәш. Китап тәрбияли дә, белем дә бирә! Шушы хакыйкатьне аңлап, сабый чактан ук балаларны китапка якынайтырга кирәк. Кичләрен бергәләп китаплар уку, алар аша яхшылыкны, начарлыкны аерырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтү бала тәрбияләүдә бик зарур. Бу эштә балалар китапларының шулкадәр матур, зәвыклы итеп чыгарылуы да ярдәм итә, алар күз явын алып, үзләрен укырга дәшеп торалар!
20 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Китап + Гаилә = Якын дуслар” (“Книга + Семья = Добрые друзья”) дип аталган библиодесантның чираттагысы белән, 2нче номерлы балалар бакчасына бардылар. Бу юлы алар икенче кечкенәләр төркеменә йөрүче балаларның әти-әниләренә китапның тәрбияви көче, туган телебезне саклауда зур роле турында сөйләделәр. Китап күргәзмәсе ярдәмендә, яшь үзенчәлекләренә карап, балаларга нинди китап, журналлар туры килүен дә аңлаттылар.