Центральная детская библиотека

“Отцов в строю сменяют сыновья”

Ватанны саклаучылар көнен каршылап, 20 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Отцов в строю сменяют сыновья” дип аталган күңел ачулы-уенлы программа үткәрелде. Чараның кунаклары – Балтач урта мәктәбенең 8-В сыйныфы укучылары армия, хәрби темаларга багышланган кызыклы уеннарда тапкырлыкны, белемнәрне сынадылар. Җыр-шигырьләр белән үрелеп барган бәйрәм чарасында “Хәрби һөнәрләрне беләсеңме?”, “Полководецлар”, “Шарик-граната”  кебек уеннарда катнашып, “Хәрби” башваткыч чишеп, укучылар үзләрен җитез дә, зирәк тә итеп күрсәттеләр.