“Муса Җәлилнең үлемсез җыры” (“Бессмертная песнь Мусы Джалиля”)
15 февраль – бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көне. Әлеге мөһим датаны каршылап, 14 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Муса Җәлилнең үлемсез җыры” (“Бессмертная песнь Мусы Джалиля”) әдәби калейдоскобы үтте. Чарага килгән Балтач гимназиясенең 3-А сыйныфы укучылары Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, “Парашютсыз курчак” китабын бергәләп укыдылар, китаптагы батырлык, тормышны, кешеләрне ярату белән сугарылган шигырьләр буенча фикер алыштылар. Ә шигырь исемнәре кызыклы ребусларга яшерелгән иде. Менә шулай бергәләп китап уку, баш эшләтә торган биремнәр эшләү балалар күңеленә бик хуш килде.