Центральная детская библиотека

“Каюм бабай сабаклары”

Каюм Насыйри – атаклы, энциклопедик белемле галим, педагог, язучы, мәгърифәтче.  Олуг шәхесебезнең туган көнен, 200 еллык юбилей датасын каршылап, 13 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Каюм бабай сабаклары” дип аталган әдәби иртә үтте. Чарага кунакка 1нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар килде. Алар тормышның бик күп өлкәләрен, фәннәрне өйрәнеп, хезмәтләр язган Каюм Насыйри турында  презентация ярдәмендә аңлаешлы, тулы мәгълүмат тыңладылар. Галимнең эшчәнлеген тулырак аңлар өчен балалар кызыклы уеннар уйнадылар. Каюм Насыйриның дару үләннәрен өйрәнгән - балалар да “Бу кайсы дару үләне?”  уенын яратып уйнадылар. Каюм ага география, ботаника дәреслекләрен бастырган - чарада катнашучылар да “Нәрсә кайда яши?” уенында Җир шарында яшәүче тереклек ияләренең яшәү урыннарын таптылар. Әдәби иртәдә “Әбүгалисина” китабыннан өзек тә укылды.