“Карлы маҗаралар” (“Снежные приключения”)
Кыш бураннары, карлары белән матур. 29 гыйнвар көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә дә карлы буран “уйнап”, китап киштәләренә кар бөртекләре кунды. Бу кар бөртекләре гади генә түгел - кызыклы, мавыктыргыч биремле иде. Балтач урта мәктәбенең 8-А сыйныфы укучылары әлеге кар бөртекләрен табып, “Карлы маҗаралар” (“Снежные приключения”) кышкы квестында катнаштылар. Алар “Фәннәр бураны”, “Кышкы крокодил”, “Карлы шигырь язу”, “Кышкы мәкальләр” уеннарын уйнадылар, үзләренең сәләтле дә, белемле дә булуларын күрсәттеләр.