“Несломленный, непобежденный...” (“Сыналган – сынмаган”)
1944 елның 27 гыйнварында, совет гаскәрләре Ленинград блокадасын тулысынча өзәләр. Россия халкы өчен бу хәрби дан көне аерым әһәмияткә ия. Бу фаҗигале һәм героик чор, дөнья тарихында аңа тиңдәш вакыйгалар юк.
28 гыйнвар көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Балтач гимназиясенең 6-А сыйныфы укучылары өчен “Несломленный, непобежденный...” (“Сыналган – сынмаган”) дип аталган батырлык дәресе үтте. Чарада катнашучылар блокада турында фактлар, “Непокорённый Ленинград” дип аталган китап күргәзмәсе аша вакыйгаларны күзаллауларын киңәйттеләр.
Икенче өлештә балалар блокада чорында гаиләсен тулысынча диярлек югалткан Таня Савичева турында фильм карадылар.