“Помнить больно, забыть нельзя!” (“Истә тоту җанны өшетсә дә, онытырга һич юк хакыбыз!”)
Холокост – грек теленнән “тулысынча яндыру”, “ут белән юк итү” дигәнне аңлата. 1933-1945 елларда нацистлар Германиясе һәм аның союздашлары яһүд милләтен эзәрлекләү һәм юк итү буенча алып барган сәясәтен без бүгенге көндә холокост дип атыйбыз.
27 гыйнвар көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Помнить больно, забыть нельзя!” (“Истә тоту җанны өшетсә дә, онытырга һич юк хакыбыз!”) дип аталган хәтер дәресе үтте. Әлеге чара Халыкара холокост корбаннарын искә алу көненә багышланып, китап укучыларга кешелек тарихындагы коточкыч, вәхши вакыйгаларның берсе булган холокост турында презентация ярдәмендә сөйләнелде. Укучылар игътибарына Джон Бойнның “Мальчик в полосатой пижаме” китабына буктрейлер да күрсәтелде.