“200 огненных дней и ночей”
Бөек Ватан сугышында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. Һәр урам һәм һәр йорт өчен канкойгыч бәрелешләр бара. Җиңү меңләгән корбаннар белән яулап алына.
1943 елның 2 февралендә Сталинград шәһәре өчен сугышлар совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана.
Сталинград сугышында җиңүнең 82 еллыгы уңаеннан Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “200 огненных дней и ночей” дип аталган патриотик дәрес узды. Балтач урта мәктәбенең 3-Б сыйныфы укучылары Сталинград бәрелешләре турында презентация ярдәмендә мәгълүмат тыңладылар. Китапханәче аларга Сергей Алексеевның “Сталинградская оборона” хикәясен кычкырып укыды. Балалар сугыш турында яттан шигырьләр сөйләделәр, “Катюша” җырын җырладылар.