“Знатоки зимы”
Яңа ел кебек серле, тылсымлы, әкияти бәйрәм җитсә, нәни “почемучкалар”ның зурларга бирер сораулары арта. “Кыш бабай белән Кар кызы кайда яши?”, “Бүтән илләрдә дә Кыш бабай бармы?”, “Яңа ел бәйрәме ничек барлыкка килгән?” һәм башка бик күп сорауларга җавапны кайдан табарга? Әлбәттә инде, китаплардан!
14 гыйнвар көнне Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Балтач бистәсенең 5 нче номер балалар бакчасына барып, “Знатоки зимы” исемле карлы викторина үткәрделәр. Чара барышында зурлар төркеменә йөрүче балалар Кыш бабай, Кар кызы, Кар бабайга багышланган биремнәрне чиштеләр, алар турында бик күп серләрне дә белделәр, презентация ярдәмендә үзләрен кызыксындырган дистәләгән сорауларга җавап таптылар. Чара азагында Кыш бабай балаларга баллы күчтәнәчләрен таратты.