Центральная детская библиотека

“Новый год в кругу друзей”

 “Морозко” рус халык әкиятен балалар бик яраталар. Өлкәннәрне, якыннарны хөрмәт итәргә, сабыр, әдәпле, тәүфыйклы, кешелекле булырга өйрәтә ул. Әкият геройлары Настенька игелекле кыз булса, Марфуша – иркә, кире. Әкият азагында аның да холкы уңай якка үзгәрәдерме, белмичә калабыз.

Ә менә 5 гыйнвар көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә кунакта булган Марфуша алай киребеткән кыз түгел. Ул Кыш бабайга бераз гына үпкәсен белдерсә дә, Настенька белән бергә,  балаларның Кыш бабайга сөйләгән шигырьләрен “салкында” сабыр гына тыңлап утыра, балалар белән кышкы уеннарда бик теләп катнаша.

“Новый год в кругу друзей” бал-маскарады әнә шулай “Морозко” театраль тамашасы, шигырьләр, әйлән-бәйлән җырлары белән үрелеп барды.