«Поздравления из прошлого»
"Безнең балачакның, безнең яшь чакның уенчыклары бит болар!", "Без чыршыны нәкъ менә шундый уенчыклар белән бизи идек"... Музей һәм балалар атналыгы кысаларында, 3-4 гыйнвар көннәрендә Балтач Үзәк балалар китапханәсендә оештырылган «Поздравления из прошлого» дип аталган мини-музейны караган чакта, китап укучыларның әти-әниләре, әби-бабайлары шатлыкларын яшерә алмадылар, кайберләренең күңелләре дә тулды. Мини-музей белән танышкан балалар да, өлкәннәргә ияреп, үткәннәргә сәяхәт иттеләр. Алар совет чоры чыршы уенчыклары, открыткалар, мишура, гирляндалар белән таныштылар. Әлеге экспонатларның күбесен китап укучы Генанова Алиянаның әнисе Әлфия Ринат кызы тәкъдим итте. Матур һәм үзенчәлекле экспонатлар белән танышу һәркемгә кабатланмас тәэсирләр бүләк итте.