Центральная детская библиотека

“Кыш бабайда кунакта”

Кыш бабай – бик зур тылсымга ия бабай.  Кодрәтле таягы, күпме алсаң да, бетмәс бүләкле капчыгы бар аның. Ә 25 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсенә килгән Кыш бабай үзе белән алтын китабын да алган иде! Ул китапта әкиятләрнең исәбе юк!  Кыш бабай, китап укучыларга татлы бүләк биргәнче, алар әкиятләр ярата микән, сынап карый.

“Кыш бабайда кунакта” дип аталган карлы викторина вакытында алтын китаптан, кар бөртекләренә ияреп, әкиятләр, аларның геройлары турында сораулар явып кына торды. Китап укучылар исә үзләренең әкиятләрне бик нык яратучы, күп белүләрен дәлилләделәр.