Центральная детская библиотека

“Планета буйлап атлыйбыз”

Сәяхәт – ул үзебез һәм безне чолгап алган дөнья турында күбрәк белү өчен, эчке һәм тирә-юньгә сәфәр ачкычы. Ул кешеләрнең иң яраткан шөгыльләренең берсе.

   19 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә узган “Планета буйлап атлыйбыз” дип аталган библио-сәяхәт дөнья гизәргә чакырды. Сәяхәттә катнашучылар – Балтач гимназиясенең 8-А сыйныфы укучылары – төрле илләр, шәһәрләр турында кызыклы мәгълүматлар белделәр. Сәфәрчеләр кызыклы уеннарда да катнашып,  юлга чемодан “тутырдылар”, “Тәмлетамак” уенында шаурма белән пылау “ясап” карадылар, география темасына башваткыч чиштеләр.