“Сәйдәшстан”
3 декабрь көнне XX гасырның иң күренекле композиторы, татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Җамалетдин улы Сәйдәшевның туган көне.
Бу көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә 5нче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәренә йөрүче балалар катнашында “Сәйдәшстан” дигән исем астында мәгълүмати-музыкаль дәрес үтте. Балалар мәшһүр милләттәшебезгә багышланган китаплар белән таныштылар. Салих Сәйдәшев язган көйләрне тыңлап хозурландылар.