“Батырларның исемнәрен онытмыйбыз” (“Героев помним имена”)
9 декабрьдә Ватан Геройлары көнен билгеләп үтәбез.
Әлеге бәйрәмнәрнең максаты: сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган Россия һәм совет сугышчыларының истәлеген, үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү, шулай ук Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерлары истәлегенә хөрмәт күрсәтү.
9 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Б.Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең 3-4 сыйныфлары укучылары өчен “Батырларның исемнәрен онытмыйбыз” (“Героев помним имена”) дип аталган патриотик сәгать үткәрделәр. Чара барышында укучылар бәйрәмнең килеп чыгышы, асылы турында тыңладылар. Алар илебез тарихына багышланган викторина сорауларына җавап биргәндә һәм хәрби темага башваткыч чишкәндә тирән белемнәрен күрсәттеләр.