“Китап – күңелем кояшы”
4 декабрь Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Китап – күңелем кояшы” дип исемләнгән әдәби-уенлы кичә үтте. Чарага Б.Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең инклюзив сыйныфлары укучылары килде.
Әкият геройлары: Куян кызы, Бүре, Керпе балаларны кызыклы ёщм мавыктыргыч китап дөньясына дәште. Татар, рус, чит ил әкиятләре буенча төзелгән уеннар балалар күңеленә хуш килде.