Центральная детская библиотека

“Йөрәгемдә тормыш сөю минем, Йөрәгемдә Сезне ярату”

Күк йөзендә балкып янучы, яктылыгы буенча Кояштан, Айдан гына калышучы Чулпан йолдызын  икенче төрле Зөһрә йолдыз дип тә атыйлар. Фәндә ул –  Венера планетасы. Ничек кенә булмасын, ул бик якты яна.

Күктә Чулпан йолдыз янса, җирдә, безне туган төбәгебез – Балтач районында да шундый якты балкучы Чулпан йолдыз бар. Ул – Кариле авылында гомер итүче Чулпан Габделганиева. Менә ичмасам, исеме җисеменә туры килә аның: үзе данлыклы спортчы, үзе җәмгыять эшләрендә башлап йөрүче, үзе шигырьләр яза, үзе китаплар авторы... бу йолдызның яктылыгын аңлатырга сүзләр җитәр микән?

5 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә узган “Йөрәгемдә тормыш сөю минем, Йөрәгемдә Сезне ярату” дип аталган әдәби иртә танылган якташыбыз  – Чулпан Габделганиевага багышланды. Чарага килгән кунаклар – 1нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар – Чулпан апаларының шигырьләрен сөйләделәр, киләчәкнең танылган спортчысы белән интервью оештырдылар, Чулпан Габделганиева кебек акыллы, зирәк булыр өчен,  логиканы үстерүче уеннар уйнадылар.