Центральная детская библиотека

“Души и сердца вдохновенья”

“Дөньяны матурлык коткара” дип әйтергә яратабыз. Бу – хак сүзләр. Матурлык – илһамландыра, игелекле гамәлләргә дәшә...

6 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Души и сердца вдохновенья” дип аталган мәрхәмәтлелек дәресе үтте. Чарага килгән кунаклар – Балтач урта мәктәбенең 5-Г сыйныфы укучылары китапханәче белән матурлык темасына әңгәмә кордылар, шигырьләр укыдылар, башваткыч чиштеләр. Чараның икенче өлешендә, “Салават күпере” тозлы камырдан эшләнмәләр клубының чираттагы мастер-классында  укучылар “Мәк чәчәге” брошкасын ясадылар.