“Быть волонтером – это здорово!”
Халкыбызда “Яхшылык эшлә дә, суга сал, халык белмәсә, балык белер” дигән бик мәгънәле мәкаль бар. Ул яхшылык рәхмәт сүзе ишетер өчен генә эшләнми дигәнне аңлата. Чынлап та, һәр эшләгән эшкә һәрвакыт рәхмәт ишетеп бетермисең бит. Башкаларга: кешеләргә, табигатькә, җәнлекләргә үзең теләп изгелек эшлисең икән, күңелгә үк рәхәт булып китә, “рәхмәт” сүзе кирәкми дә.
Тирә-юньдәгеләргә бернинди түләүсез, рәхмәт көтмичә булышучыларны доброволецлар яки волонтерлар дип атыйлар. Волонтерлар дөньяны яхшырак итәргә омтылалар.
5 декабрь – Доброволецлар (волонтерлар) көне уңаеннан, Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Быть волонтером – это здорово!” дип аталган тәрбияви чара үтте. Китапханәче 5нче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәренә йөрүче балаларга волонтерлар, тимурчылар турында сөйләде. Кунаклар Кызыл Калфак һәм Бүре белән бергә китапларга карата изгелек эшләделәр, алар китапларны “дәваладылар”.