Центральная детская библиотека

“Әнием, син – матур гөлем”

Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Әниләр көненә багышланган чаралар циклын тәмамлап, 28 ноябрь көнне “Әнием, син –  матур гөлем” дип аталган бәйрәм кичәсе узды.  Китапханә хезмәткәрләре, Балтач гимназиясенең 6-А сыйныфы  белән берлектә  үткәрелгән бу чара, әниләргә карата хөрмәт, ярату хисләренә, шигырь-җырларга, мәзәкләргә, уеннарга бик бай булды.