“Дөнья яме – газиз әниләрдә”
Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Әниләр көненә багышлап үткәрелүче чаралар дәвам итә. 27 ноябрь көнне Балтач гимназиясенең 8-А сыйныфы укучылары “Дөнья яме – газиз әниләрдә” дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә үзләренең әниләрен бәйрәм белән котладылар. Укучылар әниләргә шигырьле-җырлы бәйләмнәр бүләк иттеләр. Китапханә хезмәткәрләре тәкъдим иткән кызыклы уеннар да әниләрне бар яктан да “сынады”. Алар үзләренең җитезлеген дә, белемнәрен дә, тапкырлыкларын да күрсәттеләр.