Центральная детская библиотека

“Тирә-юньдәге һөнәрләр” (“Профессии вокруг меня”)

Балаларның кечкенәдән нинди дә булса һөнәрне ошатуы, кемгә дә булса ошарга тырышуы – гадәти күренеш. Яшь буынга төрле һөнәрләр турында мәгълүматлар бирү, аларның күзаллауларын киңәйтү бик зарур.

20 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Тирә-юньдәге һөнәрләр” (“Профессии вокруг меня”)  дип аталган профориентацион уен үткәрелде. Чарага Балтач гимназиясенең 2-А сыйныфы  укучылары килде. Укучыларга  “һөнәр”, “һөнәр иясе” сүзләренең асылы аңлатылды. Кунаклар, 7 төркемгә бүленеп, “Китапханә”, “Тегү ательесы”, “Чәчтарашханә”, “Театр студиясе”, “Хастаханә”, “Пекарня”, “Сәнгать студиясе”  кебек тукталышларда төрле һөнәр ияләре белән таныштылар, үзләре дә аларга ияреп эшләп, иҗат итеп карадылар.