«Товарищи дети, знайте свои права!»
20 ноябрьдә илдә юстиция һәм эчке эшләр органнары катнашында «Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне» Бөтенроссия акциясе уза. Бу көнне гадәттә төрле төбәкләрдә күп кенә чаралар планлаштырыла. Моннан тыш, еш кына балалар һәм ата-аналар өчен түләүсез юридик консультацияләр була. Темага игътибарны җәлеп итү өчен, Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Товарищи дети, знайте свои права» дигән урам акциясе үткәрделәр. Балалар һәм ата-аналар үсеп килүче буын хокукларына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Катнашучыларга балаларга закон бозмас өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында, балаларның хокуклары һәм бурычлары турында белешмәләр таратылды.