“Бүре – китап укучы”
19 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Карадуган балалар бакчасында кунакта булдылар. Алар биредә “Хезмәте белән күркәм шәхесләр” дип исемләнгән очрашуда катнаштылар.
Китапханәчеләр “Бүре – китап укучы” театраль тамашасы аша сабыйларга китапны кадерләргә кирәклекне төшендерделәр, кешене белемле һәм тәрбияле итүдә аның зур ярдәмче булуын аңлаттылар, китапханә турында сөйләделәр.