“Книги на службе здоровью”
Җәй буе витаминлы яшелчә, җиләк-җимеш ашап, кояшта йөреп, сәламәтлекне ныгытып куйдык дип уйларга һич ярамый. Уку дәверендә дә сәламәтлекне гел кайгыртып торырга кирәк. Бу эштә китаплар да ярдәм итә. Чөнки алардан табигый дәвалану ысуллары, дәвалау физкультурасы, чыныгу һәм башка “савыктыргыч” темаларга мәгълүматлар алып, сәламәтлекне ныгытырга була.
15 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә төзелгән “Книги на службе здоровью” китап күргәзмәсе нәкъ шул максатны күздә тотып эшләде дә инде.