Центральная детская библиотека

«Әкияттә кунакта»

14 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә балалар өчен «Әкияттә кунакта» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда куелган китапларны уку күңелле һәм файдалы. Китапханәче яшь китап укучыларга яраткан китап битләренә сәяхәт кылырга һәм яраткан геройларында кунакта булырга тәкъдим итте, «әкият» төшенчәсе һәм әкият төрләре белән таныштырды. Балалар яңа китаплар белән таныштылар һәм борынгы әкиятләрне искә төшерделәр. Чара кунаклары бер-берсе белән нинди китаплар һәм әкиятләр ошавы һәм якын арада нинди китаплар укырга теләүләре турында уртаклаштылар.