«Расцветай, Татарстан, расцветай!»
6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Бәйрәмне каршылап, 5 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Расцветай, Татарстан, расцветай!» дип аталган теләкләр плакаты ясалды. Китап укучылар Республика, район халкын бәйрәм белән котлап, иң матур теләкләрен яшел, ак, кызыл шарларга яздылар. Ә бу шарлардан җилфердәп торган Татарстан Республикасы байрагы хасил булды.