“Я создаю будущее”
Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Балтач Үзәк балалар китапханәсе “Я создаю будущее” дип исемләнгән район иҗади конкурсын үткәрде. Районның 32 китапханәсеннән барлыгы 35 эш килгән иде.
5 ноябрь көнне Конкурска нәтиҗәләр ясалды. Конкурс материалларын жюри әгъзалары яшь категорияләре буенча бәяләделәр.