Центральная детская библиотека

“Мемо. Интересные факты”

Каникуллар – ял вакыты да, китаплар укып, кызыклы уеннар уйнар чак та. Балтач Үзәк балалар китапханәсе көзге каникул чорында китап укучыларны өстәл уеннарын уйнап, тапкырлыкны, зирәклекне сынарга чакыра. Китаплар алырга килгән һәр бала китапханәнең уку залында көн  саен төрле-төрле өстәл уены уйныйлар. Уен барышында катнашучылар китапханә хезмәткәре  биргән   төрле фән өлкәләренә кагылышлы сорауларга җаваплар да бирәләр.

30 октябрь көнне китап укучылар “Мемо. Интересные факты” уенында катнашып, кошлар темасына кагылышлы күп кенә кызыклы мәгълүматлар ишеттеләр.