«Народная дружба и братство – дороже всякого богатства»
1 ноябрь көнне, Халыклар бердәмлеге көнен каршылап, Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Народная дружба и братство – дороже всякого богатства» дип аталган әңгәмәле китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучылар китапханә хезмәткәренең сорауларына җавап бирделәр, илебез тарихын яктырткан китаплар белән танышып, бәйрәм, аның барлыкка килү тарихы буенча белемнәрен тагын да арттырдылар.