Центральная детская библиотека

“С книгой по жизни”

Китап диюгә, безнең күз алдыбызга рәт-рәт китаплар тезелгән китапханә килеп баса.

Бу тылсымлы да, матур да булган китап илендә китапханәчеләр эшли. Китапханәчеләр – китап укучыларга мәгърифәт нуры таратучылар, күңелләрне агартучылар, яктыртучылар.

24 октябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре Балтач гимназиясенә барып, 1 “И” сыйныфы укучыларына “С книгой по жизни” темасына профориентация дәресе үткәрде.  Презентация ярдәмендә Татарстан Республикасының данлыклы китапханәләре, китапханәче һөнәре турында сөйләнелде. Укучылар  әкиятләргә багышланган табышмаклар чиштеләр, үзләре дә бармак курчаклары белән  “Теремкәй” әкиятен уйнап күрсәттеләр.