Центральная детская библиотека

“Гаиләбезнең җылы учагы”

2024 ел – Россия Федерациясендә Гаилә елы уңаеннан һәм Әтиләр көнен каршылап, 18 октябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Гаиләбезнең җылы учагы” дип аталган гаилә бәйрәме үтте. Гаилә дигән төшенчәнең асылын, гаиләдә әтинең урынын аңлаткан чарага Балтач урта мәктәбенең 2-А сыйныфы укучылары һәм аларның якыннары – әти-әниләре, әби-бабайлары  килгән иде. Балаларның берсеннән-берсе эчтәлекле, матур шигырь-җырлары, алар әзерләгән спектакль якыннарының күңеленә бик хуш килде. Китапханәчеләр тәкъдим иткән “Бер йодырык булып эшлибез”, “Ситуациягә карап”, “Бер сум, бер тиен...” кебек күңелле уеннарда төрле буын кунаклар баш та эшләттеләр, күңел дә ачтылар. Чара азагындагы дискотека ретро җырларны да, хәзерге хитларны да яңгыратып, кунакларны күмәк рәвештә биетте, җырлатты.