Центральная детская библиотека

“Словарный экспресс”

Ул мактый, юата да, аптырата, үпкәләтә дә.  Сүзебез – үтемле чара, көчле корал булган сүз турында.   Әле аны төзеп тә була, аннан мәгънә эзләп тә, кирегә әйләндереп  тә була.  Димәк, сүз белән рәхәтләнеп уйнап була!

17 октябрь көнне Балтач гимназиясендә “Словарный экспресс” дип аталган интелллектуаль уен үтте. Әлеге чарада 10-А сыйныфы укучылары  сурәтләр ярдәмендә мәкальләр төзү, төрле сүз өлешләреннән яңа сүзләр ясау, әдәби әсәр исемнәрендәге “ялгышларны” төзәтү кебек уеннарда катнашып баш эшләттеләр.