“Көзге пресс-тур”
Быелгы көз бигрәк ямьле! Әйтерсең, җәйнең җылысы әле дә сүрелми, кояш та кыздырып ала, җылы җилләр дә исә. Балтач Үзәк балалар китапханәсенең уку залына килгән журналларда да шул алтын, сихри, гүзәл көз сурәтләнгән. Алардагы берсеннән-берсе мавыктыргыч язмалар белән таныштырып, 30 сентябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе “Көзге пресс-тур” дип аталган онлайн видеоролик тәкъдим итте.