“Китапка да дәва кирәк” (“Неотложка для обложки”)
Игелек, яхшылык кылу – кешене бизи. Игелекле эшләрне дөньядагы тере җан ияләренә – кешеләргә, җәнлек-кошларга һәм башкаларга карата да эшләп була. Кайвакыт җансыз әйберләргә карата да матур гамәлләр башкарырга мөмкин. Китапларны “дәвалау” – шундыйларның берсе.
4 октябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Китапка да дәва кирәк” (“Неотложка для обложки”) дип аталган практик сәгать үтте. Чарада Сосна төп гомуми белем мәктәбенең 7 сыйныф укучылары катнашты. Кунаклар иң элек китапның китап укучылар кулына кергәнче олы юл үтүе турында презентация ярдәмендә мәгълүмат алдылар, кызыклы ребуслар чиштеләр. Чараның икенче өлешендә укучылар ертылган, таушалган китапларны ремонтладылар.