Центральная детская библиотека

“Юлларда сак булыйк!”

                                                                                                                                                                                                  Гаиләдә олы кешеме, кечкенәләрме – һәммәсе юлда йөри, өйдә калганнар аларның исән-сау, хәвеф-хәтәрсез йөреп кайтуын теләп, көтеп тора.

4 октябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Юлларда сак булыйк!” дип аталган мәгълүмат сәгате үтте. Өлкән һәм кече яшьтәге китап укучылар белән очрашуга «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлекчәсе башлыгы Һадиева Лилия Мөхәммәт кызы килде. Ул тыңлаучыларга юл йөрүгә кагылышлы кирәкле мәгълүматлар бирде, мавыктыргыч сораулар белән катнашучыларның белемнәрен тикшерде. “Юл билгеләре – пазлларда” уенын уйнап,  өлкәннәр дә, балалар да юл билгеләрен әйбәт белүләрен күрсәттеләр.