Центральная детская библиотека

«Зирәк көзнең гүзәл мизгеле»

Алар бер-берсенә “әбием”, “бабаем”, “балакаем”, “бәбкәм”,  “алтыным” кебек  сүзләр белән эндәшәләр. Алар бер-берсенә шулкадәр якын, кадерле! Әлбәттә инде, сүзебез – әби-бабайлар һәм оныклар турында.

2 октябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Зирәк көзнең гүзәл мизгеле» дип аталган очрашу кичәсе үтте. Әлеге бәйрәм чарасында матур сүзләр, теләкләр яуды гына. Әби-бабайларның күз нурлары – Балтач гимназиясенең 3-А сыйныфында белем алучы оныклары, өлкән буынга багышлап, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Ике буынны берләштергән күңелле уеннар да катнашучыларның күңеленә хуш килде.