Центральная детская библиотека

“Фейерверк знаний”

Берьюлы тарих, әдәбият,  тел белеме, сәнгать, физика, биология һәм башка  фәннәр буенча биремнәрне чишү бер дә җайлы түгелдер.  Ә менә Балтач урта мәктәбенең 10-В сыйныфы укучылары һич югалып калмады. 27 сентябрь көнне алар Балтач Үзәк балалар китапханәсендә үткән “Фейерверк знаний” интеллектуаль  уенында дөрес һәм төгәл җаваплары белән сокландырдылар. Чара барышында төрле фәннәр буенча төзелгән мавыктыргыч биремнәр белемнәрне дә сынадылар, укучыларга күңел күтәренкелеге дә бүләк итте.