Центральная детская библиотека

“Дружба с книгой шагает по планете”

Гадәти диңгездәге кебек, Әдәбият диңгезендә дә штормнар булып тора икән. Мондый чакта әдәби геройларның дулкыннар ярга алып чыккан шәхси әйберләрен барлап, кире үз китапларына кайтарырга кирәк.   Менә шундый һәм башка кызыклы биремнәрне чишү,  китап дигән могҗизаның серләрен ачу максатыннан, 20 сентябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Дружба с книгой шагает по планете” дип аталган  әдәби  баттл оештырылды. Балтач гимназиясенең  8-А  сыйныфы укучылары әлеге чарада катнашып, татар, рус, чит ил әдәбияты буенча төзелгән  кызыклы, мавыктыргыч уеннарда белемнәрен сынадылар.