Центральная детская библиотека

”Знатоки малой Родины”

Һәркемнең кече Ватаны бар.  Ул – туган авыл яки шәһәр, гаилә, уйнап үскән ишегалды, табигатьнең төрле почмакларына илткән сукмаклар, сабый чакта йөргән бакча, белем алган мәктәп һ.б.. Кешегә туган төбәге бик якын була. Аның турында белеп, тарихы, бүгенгесе белән кызыксынып үскән балалар Туган илнең дә чын патриотлары булалар.

11 сентябрь көнне “Балтач” ял паркында ”Знатоки малой Родины” дип аталган туган якка багышланган квест үткәрелде. Балтач Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, “Алдынгылар хәрәкәте” вәкилләре белән берлектә, квестта катнашучыларны – Балтач урта мәктәбенең 7-Б сыйныфы укучыларын туган төбәкнең төрле өлкәсенә багышланган  тукталышларда белем, тапкырлык, зирәклек ягыннан сынадылар. Укучылар төпле, дөрес җаваплар биреп, Балтач төбәге турында күп белүләрен расладылар. Чара азагында “Алдынгылар хәрәкәте” вәкилләре флешмоб оештырдылар.