“В стране Знания”
Көз белән кулга-кул тотынышып, Белем бәйрәме килеп җитте. Чираттагы уку елының башлануын белдереп, җиз кыңгырау чылтырады.
Балтач Үзәк балалар китапханәсе дә Белем бәйрәменнән читтә калмады. 2 сентябрь көнне биредә Балтач гимназиясенең тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлаган 1-И сыйныфы укучылары өчен “В стране Знания” дип аталган бәйрәм программасы үткәрелде.
Балалар, әти-әниләр белән бергәләп, кызыклы, мавыктыргыч уеннарда катнаштылар.
Укучыларны, аларның әти-әниләрен һәм тәүге укытучыларын чын күңелдән Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез!