Центральная детская библиотека

“Туган җирем бер генә”

30 август – Татарстан Республикасы көне. Әлеге бәйрәмне каршылап, 29 август көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Туган җирем бер генә” дигән исем астында викториналы карусель үткәрелде. Чарага килгән кунаклар – 2нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче балалар, бергәләп,  Татарстан Республикасы буенча  сәфәргә кузгалды.  Төрле тукталышларда алар туган җиребез турында күп мәгълүмат тупладылар, сорауларга җаваплар таптылар. Китапханәчеләр дә, балалар да республикабызда яшәүче милләтләрнең милли киемнәреннән иделәр. Балалар татар, рус телендә Ватаныбызга багышланган шигырьләр сөйләделәр, татарларның “Капкалы”, удмурт милләтенең “Небыльток” (“Растяпа”) уеннарында бик теләп катнаштылар.