«Во флаге слава страны»
22 август көнне Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Россия флагы - Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Аның ак төсе - азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәре - ышаныч һәм рухият, кызыл төсе - бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата.
Бу көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Балтач” ял паркында “Салават күпере” клубының «Во флаге слава страны» дигән- мастер-классын үткәрделәр. Катнашучылар иң элек “Я гражданин России”, “Моя Россия” энциклопедияләре белән таныштылар, аларга Россия флагындагы төсләрнең мәгънәләре, флагның барлыкка килү тарихы һәм безнең дәүләт өчен аның әһәмияте турында сөйләнде. Чараның икенче өлешендә мастер-класста катнашучылар фоамираннан Россия флагын ясадылар.