“Интернет: интересно, полезно, безопасно”
Бүгенге заманда Интернетсыз яшәүне күз алдына да китереп булмый. Бар да гади генә кебек: Интернет бик күп мәгълүмат бирә, бик күп сорауларга җавап табып була, теләгән фильмнарны карый аласың, аралашасың һ.б. Ләкин шул ук вакытта Интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләрен белү дә бик актуаль санала.
16 августа көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Балтач” ял паркында яшүсмерләр һәм балалар белән шушы темага әңгәмә корып, аларга “Интернет: интересно, полезно, безопасно” дип аталган буклетлар тараттылар.