“Йолдызлар атылганда”
Ел саен 7 августта Йолдыз җыю көне билгеләп үтелә. Һәр кеше күңелендә балачактан бер ышану яши: имеш, йолдызлар атылуын күрсәң, теләк теләргә кирәк. Сезнең дә моның өчен иң зур хыялларыгыз уйлап куеп, күзләрегезне төнге күккә төбәп, йолдыз атылганын көтеп утырганыгыз бармы?
Ә менә фән йолдыз атылуны ничек аңлата микән? Чынлап та, йолдызлар атыламы, алай булса, нигә алар җиргә килеп төшми, җирдә ялтырап ятмыйлар? Нигә шундый серле дә, гаҗәеп тә күренеш нәкъ менә август аенда була? Гомумән нәрсә соң ул йолдыз атылу?
Әлеге сорауларга җавапларны табырга тырышып, 7 август көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Йолдызлар атылганда” дип аталган күңелле мозаика үткәрелде. 1нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар йолдызлар атылу турында профессор Почемучка сөйләгәннәрне тыңладылар, “Йолдызлар җыю”, “Йолдызлы табышмаклар”, “Йолдыз биетү” һәм башка кызыклы уеннарда тапкырлык, җитезлекне күрсәттеләр. Бу чарада кунакларга үзләрен сәхнә йолдызы итеп күрсәтергә дә мөмкинлек туды.