“Сәламәтлек иленә сәяхәт”
Сәламәтлек - иң зур байлык. Сабый чактан ук сәламәтлекне саклау бик мөһим.
23 июль көнне Балтач бистәсенең 5 номерлы балалар бакчасында йөрүче балаларга, Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Сәламәтлек иленә сәяхәт” дип аталган уенлы иртә үткәрелде. Балалар “өстән аска” принципы буенча, ягъни баш (күзләр, колаклар, борын, авыз), муен, җилкә, куллар, бил, аякларга гимнастик күнегүләр ясадылар. Алар хәрәкәтле генә түгел, ә башны да эшләтә, кәефне дә күтәрә торган уеннар уйнадылар. Кунаклар чара ахырында “Мойдодыр” турында мульфильм карадылар.