“Гаилә әйләнәсендә” (“В кругу семьи”)
2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 18 июльдә Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Төзүчеләр урамындагы күпфатирлы йортларда яшәүче гаиләләр өчен “Гаилә әйләнәсендә” (“В кругу семьи”) дип аталган күңел ачу чарасы уздырдылар. Чара барышында балалар күңелле эстафеталарда үзләренең көчләрен, җитезлекләрен һәм зирәклекләрен күрсәтә алдылар. Балалар белән бергә әти-әниләре дә үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Алар төрле уеннар уйнадылар, табышмакларга җаваплар таптылар, биеделәр. Ачык һавада хәрәкәтчән уеннар һәм күңел ачулар балаларга зур шатлык бүләк итте һәм аларның сәламәтлегенә бәяләп бетергесез файда.