Центральная детская библиотека

«Прогулка в прошлое»

90 - нчы еллар илебез тарихында бик мөһим, истә калырлык һәм борылыш мизгеле булды. Ил генә түгел, анда кешеләр дә үзгәрде. Һәм бу чор белән бәйле булган һәрнәрсә хәзерге балаларда да зур кызыксыну уята.

18 июльдә Балтач балалар китапханәсендә «Прогулка в прошлое» дип аталган ретро-программасы үткәрелде.

Кунаклар ул еллардагы атмосферага чума алдылар: 90 нчы еллар музыкаль хитларына биеделәр һәм җырладылар, шул еллардагы тапшырулары белән таныштылар, ул елларда популяр булган һәм бүгенге көндә кызыклы булган төрле уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар, ил тарихыннан һәм 90 нчы еллар яшьләре тормышыннан кызыклы фактлар белделәр. 90 елларга багышланган күргәзмә дә балалар өчен бик файдалы һәм кызыклы иде.

Ретро-программа җылы, күңелле, дустанә  атмосферада узды.